Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2019, 16:25

Казанлылардан сугыш чоры фотографияләре белән уртаклашуларын сорыйлар

Фотосурәтләрдән Бөек Ватан сугышы чорындагы фотоматериалларның электрон архивы булдырылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Татарстанда фотоматериаллар җыю буенча "Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы" бәйгесе дәвам итә. Анда катнашу өчен гаилә архивларында Бөек Ватан сугышы фронтларында яки тылда хезмәт иткән туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләре сакланган һәркем чакырыла. Җыелган барлык материаллар электрон база булдыру һәм музей экспонатларын тулыландыру өчен Татарстан Республикасы Милли музее фондына тапшырылачак.

"Гаилә фотохроникасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе 2012 елда старт алды. 2015 елда Татарстан Республикасы акциядә катнашкан Россия субъектлары арасында беренче урынны алды. 2017 елдан башлап конкурс төбәк дәрәҗәсендә үткәрелә. 2 ел эчендә Татарстан иреклеләре Бөек Ватан сугышы турында истәлекне саклап калган биш меңнән артык фото җыйганнар.

Конкурс берничә номинацияләрдә үткәрелә: "Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фотосурәтләренең иң яхшы электрон архивы" һәм "Иң яхшы фотокүргәзмә". Республика бәйгесең башлангыч нәтиҗәләре апрель аенда булачак, ә гомумроссия финалы 2020 елның маенда узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Фотосурәтләрнең күчермәләрен һәм аларга кыскача аңлатмаларны оештыру комитетының электрон адресына җибәрергә мөмкин: fotohroniki75@mail.ru.

Барлык яңалыклар