Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм республиканың кадастр палатасы белгечләре аңлатмалар бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 август). Казан халкына гараж амнистиясе турындагы закон буенча консультацияләр үткәрәчәкләр. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм республиканың кадастр палатасы белгечләре аңлатмалар бирәчәк.
Шәһәрлеләр нинди объектларның гараж амнистиясенә эләгүен, гараж хуҗасы кулында нинди документлар булырга һәм кая мөрәҗәгать итәргә, шулай ук гаражның нинди шартларга туры килүен беләчәкләр. Моннан тыш, казанлылар җир участогын ызанлауга кагылышлы һ.б. сораулар бирә ала.
Аңлатмалар сорап 1 нче сентябрь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр +7(843)255-25-71 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, гараж амнистиясе Россиядә 2022 елның 1 нче сентябреннән гамәлдә. Татарстан бу өлкәдә законнарны үтәү буенча ил төбәкләре арасында лидер булып тора.