Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2025, 16:32

Казанлыларга юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәкләр

Хокукый ярдәм сорап иртәгә 15:00 тән 17:00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Иртәгә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе бинасында түләүсез юридик консультацияләр узачак. Белгечләр ярдәме сорап казанлылар 15:00 тән 17:00 гә кадәр мөрәҗәгать итә ала.

Барлык теләүчеләрне Волгоград урамындагы 32 йорт адресы буенча көтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр районнарның матбугат хезмәтендә.

Хокукый консультацияләрне шәһәрнең төрле идарә тармаклары вәкилләре үткәрәчәк: ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Адвокатлар палатасы.

Шулай ук шәһәр халкының сорауларына Татарстан Республикасы социаль фонды бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм КФУ юридик клиникасы белгечләре җавап бирәчәк.
Барлык яңалыклар