В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны кабул итү 27-нче февраль 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 27-нче февральдә Казанда яшәүчеләр сәламәтлек саклау һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачаклар. Гражданнарны кабул итү «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.
Халык сорауларына ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының медицина эшчәнлегенең стандартларын һәм сыйфатын тикшерү идарәсе башлыгы Галина Лысенко, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова җавап бирәчәк.
Кабул итү 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барылачак: Карл Маркс урамы, 31/7. Телефоннар буенча алдан язылып кую зарур: +7(843)238-10-00, +7(843) 292-93-34, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.