В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 12-нче апрельдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 12-нче апрельдә Казанда хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Шәһәр халкы Татарстанда кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре, Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм республика һөнәри берлекләр федерациясе хезмәткәрләреннән консультация ала алачак.
Кайнар линия 12-нче апрельдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты.
Шалтыратулар (843) 236-00-71 телефоны буенча кабул ителә.