В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 6 нчы декабрьдә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкилләреннән тыш, гражданнарга шулай ук ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Социаль яклау министрлыгы, ТР Прокуратурасы, Нотариаль һәм адвокатлар палаталары, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләре консультация бирәчәк.
Консультация чәршәмбе, 6 нчы декабрьдә, 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр К.Маркс урамы, 61 (3 нче кат) адресы буенча узачак.
Юридик ярдәм сорап телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843) 236- 00-71.