В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык тармак ведомстволары һәм министрлыклар вәкилләренә сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 17 нче ноябрь). Татарстан башкаласында 20 нче ноябрьдә, Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә, ТР Юстиция министрлыгы бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештыра. Шәһәрлеләргә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле сорауларга җаваплар бирәчәкләр.
Экспертлар арасында тармак ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре, Татарстанның Нотариаль палатасы, шулай ук ТР Адвокатлар палатасы булачак. Казанда яшәүчеләрнең ТР Юстиция министрлыгы, ТР буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак. Балалар өчен консультацияләр вакытында анимация программасы үткәреләчәк.
Очрашу 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Оренбург тракты, 140 адресы буенча шәһәр кунакханәләренең берсендә узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)222-61-03 телефоны буенча белергә мөмкин.