В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкны кабул итү 25 нче октябрьдә Татарстан халыклары дуслыгы йортында узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җавап бирәчәк.
Халыкны кабул итү 14:00 сәгатьтә Павлюхин ур., 57 корп. 1 адресы буенча Татарстан халыклары дуслыгы йортында башланачак. Алдан язылу өчен +7(843)291-19-25 телефоны буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте.