В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы белгечләр белән хокукый өлкә, хезмәтне саклау нечкәлекләре буенча фикер алыша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Казанлыларга хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. 19-нчы августта Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә онлайн-форматта гражданнарны кабул итүне оештыра.
Шәһәр халкы белгечләр белән хокукый өлкә, хезмәтне саклау нечкәлекләре буенча фикер алыша алачак. Сорауларны алдан ук түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: guard@proftat.ru.
Онлайн-очрашу Zoom сервисы ярдәмендә оештырылачак. Консультацияләр 14.00-дән 16.00-гә кадәр узачак. Конференциягә сылтама буенча яки идентификатор (544 542 0805) һәм керү кодын (3MCMPS) кулланып кушылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Профсоюзлар федерациясе.