В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы белгечләргә сорауларны шәхсән бирә ала, ә Татарстан районнарында яшәүчеләр – онлайн.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). 13-нче апрель көнне Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Шәһәр халкы сорауларына Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, РФ Социаль иминият фонды, ТР буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җавап бирәчәк.
Катнашу өчен алдан язылу сорала: +7(843)236-41-80. Гражданнарны Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча узачак.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр шулай ук Skype яки Zoom буенча белгечләр белән киңәшләшә алачак, дип хәбәр итә ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте