В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сорауларны кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). Казанлыларга хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Сорауларны 25-нче июньдә 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин.
Казан халкының сорауларына – «Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең федераль кадастр палатасы»ның Татарстан филиалының (843) 255-25-71 телефоны буенча физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева, Кадастр палатасыннан Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрын алып баруны тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Анна Кайнова җавап бирәчәк.
Шулай ук бу көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республика районнарында кайнар линия эше оештырыла. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар рәсми сайтта Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар линия бүлегендә урнаштырылган.