Кайнар линиягә мөрәҗәгатьләр 3 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Татарстан Хезмәт министрлыгы инвалидлар, шул исәптән балалар хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде. Белгечләр белән 3 нче ноябрьгә кадәр киңәшләшергә мөмкин булачак.
Мөрәҗәгатьләр +7(843)557-20-49 телефоны буенча кабул ителә. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр кайнар линия 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшли, җомга көннәрендә – 9:00 дән 16:45 кә кадәр. Консультацияләр инвалидлар декадасы алдыннан узачак.
Шулай ук теләүчеләр үз тәкъдимнәрен республиканың Хезмәт министрлыгына Adelya.Gallyamova@tatar.ru электрон адресына җибәрә ала, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.