Кайнар линия хезмәте 29-нчы мартка кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Бүген Татарстанда туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Барлык теләүчеләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге федераль күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләреннән үзләрен кызыксындырган сорауларга консультацияләр һәм җаваплар ала алачак.
Эш көннәрендә кайнар линия телефоны 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк: 8 (843) 238-21-74. Ял көннәрендә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, телефон номеры: 8 (843) 238 98 54.
Кайнар линия хезмәте 29-нчы мартка кадәр эшләячәк.
Узган ел Татарстанда беренче тапкыр ачыкланган туберкулезның 1154 очрагы теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечтән 11,6%-ка кимрәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.