Кайнар линияне РФ Генераль прокуратурасы идарәсе вәкилләре үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). 10-13-нче мартта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы Идел буе федераль округында кайнар линия үткәрә. Шәһәр халкына аварияле торактан күчерү һәм Идел буе федераль округына керә торган Россия Федерациясе субъектларында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
Казанлылар капиталь ремонт үткәрү срокларын бозу, ремонт эшләрен сыйфатсыз башкару, капиталь ремонт өчен кертемнәрне нигезсез исәпләү, йортларны озак вакыт авария хәлендә дип танымау, авария хәлендәге йортлардан күчерү срокларын бозу, тиешле сыйфат хәлендә булмаган йортларга күчерү һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясаганда һәм гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүдә башка хокук бозулар турында хәбәр итә алачак.
Шалтыратуларны кабул итү телефоннар буенча башкарылачак: +7(831)278-45-24, +7(831)414-22-20 көн саен 9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округындагы идарәсе.