Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең кайнар линиясе 2-нче мартка кадәр эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Казанлылар мәктәпләрдә азык-төлек продуктларын (вендинг аппаратлары) бирә торган автоматлар аша өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча консультация ала алачаклар. Татарстан буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең кайнар линиясе 17-нче февральдән 2-нче мартка кадәр эшли.
Республика халкы шулай ук белгечләргә туклануны оештырганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре турында сораулар бирә алачак.
Шалтыратулар улланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе телефон аша кабул ителә: +7(800)555-49-43. Моннан тыш, кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатьә кадәр төшке аш вакыты) түбәндәге телефон аша шалтыратып була: +7(843) 221-90-16. Моннан тыш, республика халкы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көннәрендә - 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) телефон аша шалтырата ала: +7(843) 273-15-83, дип хәбәр итәләр ведомствода.