В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Туры эфирда Росреестрның ТР буенча идарәсе белгече Сергей Бахматов катнашачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Ул җиргә кагылышлы нинди мәсьәләләр вакытында ведомствога мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын һәм кергән гаризаның күпме вакыт каралуын сөйләячәк. Тамашачылар шулай ук үз участогын күрше «һөҗүмнәреннән» ничек сакларга һәм мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү алынса, нәрсә эшләргә кирәклеген беләчәк.
Трансляция сылтама буенча 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Росреестрның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.