Кайнар линия 27 нче мартта эшли башлаячак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче март). 27 нче мартта Татарстанда финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Республика халкының сорауларына Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр шалтыратулар 10:00 дән 16:00 гә кадәр +7(917)224-87-94 телефоны буенча кабул ителә, җомга көнне – 10:00 дән 15:45 кә кадәр. Тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Теләге булганнар Кулланучылар өчен консультация үзәгенә +7(843)221-90-16 телефоны буенча да мөрәҗәгать итә ала. Шалтыратулар көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр кабул ителә, тәнәфес – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.