В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 8.00-дән 12.00-гә кадәр +7(843)255-25-71 телефоны буенча эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). 30-нчы июньдә Казанда кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Республика халкы сорауларына Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре җавап бирәчәк.
Шәһәр халкы күчемсез милек объектын кадастр исәбенә ничек куярга кирәклеге, моның өчен нинди документлар кирәк булуы, күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу өчен кирәкле эшләр алгоритмы, җир участоклары чикләрен ачыклау һ.б. белә алачак.
Кайнар линия 8.00-дән 12.00-гә кадәр +7(843)255-25-71 телефоны буенча эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.