Шәһәрлеләрнең сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Татарстанда 21-нче июньнән 2-нче июльгә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
Республика халкының сорауларына Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
Сорауларны идарә хезмәткәрләренә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(843)273-15-74 телефоны буенча бирергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода. Шулай ук шалтыратуларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең бердәм номеры буенча кабул итәчәкләр: +7(800)555-49-43.