Шәһәрлеләрнең сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). 1-нче майда Казанда җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Шәһәрлеләрнең сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Экспертлар белән 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге номерлар буенча фикер алышырга мөмкин булачак: +7(843)273-34-85. Кайнар линия телефоны 15-нче майга кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.