В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР халкының мөрәҗәгатьләрен Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсендә кабул итәләр.
Фото: Денис Гордийко
Казанлыларга ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре консультация бирәчәк. Кызыксындырган сорауны 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(843)273-34-85 телефоны буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Шулай ук федераль кайнар линия эшли, аңа Татарстан халкы мөрәҗәгать итә ала: +7(800)555-49-43.
Исегезгә төшерәбез, 24 нче мартка кадәр республикада Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган кайнар линия ачылды. Мөрәҗәгатьләр көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр (тәнәфес 12:00 дән 13:00 гә кадәр) +7(843)221-90-16 телефоны буенча кабул ителә.