В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 2-нче сентябрьгә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Яңа уку елы алдыннан Татарстанда балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча кайнар линия эшли башлады. Шәһәрлеләрнең сорауларына Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Халыктан шалтыратулар тәүлек буе 8-800-555-49-43 телефоны буенча кабул ителәчәк. Шулай ук түбәндәге телефоннар аша да шалтыратырга була: (843) 221-90-16, көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш (12.00-дән 13.00-гә кадәр тәнәфес) һәм (843) 273-15-83: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ә җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00-дән 12.45-кә кадәр).
Кайнар линия 2-нче сентябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.