В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 2-нче декабрьдән 21-нче декабрьгә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь). Татарстанда Яңа ел алдыннан балалар товарларының сыйфаты һәм иминлеге, Яңа ел бүләкләрен сайлау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре шәһәрлеләргә балалар киеменең, аяк киеменең, балалар туклануының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, балалар өчен яңа ел бүләкләренең (уенчыклар, кондитер җыелмаларының), шулай ук бу категориягә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләренең мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Кайнар линия 2-нче декабрьдән 21-нче декабрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Сорауларны түбәндәге телефоннар аша бирергә мөмкин булачак: 8-800-555-49-43 (тәүлек буе); (843) 221-90-16 – көн саен, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр); 273-15-83 – дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга – 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр).