ТР буенча Кадастр палатасының кайнар линиясе 15-нче декабрьдә эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
Республика халкы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрының күчермәсендә техник хата ачыкланганда нәрсә эшләргә һәм аны ничек төзәтергә мөмкин икәнен белә алачак. Ведомство белгечләре гражданнарны техник хатаны төзәтүгә гаризаны нинди ысуллары белән бирергә мөмкин, ни өчен аларны төзәтергә кирәк һәм бу нәрсәгә йогынты ясарга мөмкин икәнен аңлатачаклар.
Кайнар линия 10.00-дән 12.00-гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте. Шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(843)514-90-77 (доб. 2107).