В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Иҗтимагый палатасында кайнар линия 30-нчы апрельдә эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). 30-нчы апрельдә Европа иммунизация атналыгы кысаларында Татарстанда иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
Республика халкы сорауларына Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР сәламәтлек саклау һәм экология буенча Иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Владимир Менделевич, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгеч Халит Хәертынов җавап бирәчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша 30-нчы апрельгә кадәр кабул ителәчәк.
30-нчы апрельдә, кайнар линия үткәрү көнендә, сорауларны 10:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча бирергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.