В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шалтыратулар 8.00-дән 12.00-гә кадәр (843) 255-25-71 телефоны буенча кабул ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). 26-нчы мартта Татарстанда өлеш кертеп төзүдә катнашучылар өчен кайнар линия хезмәте эшләячәк. Бу елда өлеш кертеп төзү өлкәсе кануннарындагы үзгәрешләр турында республикада яшәүчеләргә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе белгечләре хәбәр итәчәк.
Кайнар линия вакытында татарстанлылар өлеш кертеп төзүдә катнашучылар өчен нәрсә үзгәрүен; өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсен теркәү өчен нинди документлар пакетын әзерләргә кирәк булачагын; теркәү нинди вакыт эчендә башкарылачагын һ.б. белә алачаклар.
Казанда яшәүчеләрнең сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Борһанова җавап бирәчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Шалтыратулар 8.00-дән 12.00-гә кадәр (843) 255-25-71 телефоны буенча кабул ителәчәк.