В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 24 нче майга кадәр эшли
Фото: Марат Мөгыйнов
Халыкны кызыксындырган сорауларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирә. Моның өчен ведомствоның Бердәм консультация үзәгенә +7(800)555-49-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә).
Көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) мөрәҗәгатьләр Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәгендә +7(843)221-90-16 телефоны буенча кабул ителә.
Шулай ук казанлылар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә +7(843)273-15-83 телефоны буенча шалтырата ала. Биредә мөрәҗәгатьләрне дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10:00 дән 17:00 гә кадәр, ә җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.