Шәһәрлеләрнең сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Татарстанда туристлык хезмәтләре һәм чит илдә йогышлы авырулар куркынычы буенча кайнар линия эшли башлады. Халыкның сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
17-нче июльгә кадәр шәһәр халкы чит илдәге актуаль эпидемиологик вәзгыять, ялда куркынычсызлык кагыйдәләре турында +7(843)238-21-74 телефоны буенча мәгълүмат ала ала. Моннан тыш, белгечләр туристик хезмәтләр алганда кулланучыларның хокуклары турында сөйләячәк. Консультацияләр эш көннәрендә 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр +7(843)221-90-16 телефон номеры буенча уздырыла, 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр төшке аш вакыты. Шулай ук дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне 10:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр +7(917)224-87-94 номеры буенча, 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр төшке ашка тәнәфес.
Шулай ук тәүлек буе шалтыратулар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең бердәм номеры буенча кабул ителәчәк: +7(800)555-49-43.