В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия телефоннары буенча шәһәрлеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренә сораулар бирә алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Татарстанда беренче һәм унынчы сыйныфларга балаларны кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды. Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга була: (843) 294-95-04, 294-95-05, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.