В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәр җыелган килограммнан 7-шәр сум активистлар Чукраклар җәмгыятенә җибәрәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Бүген “Макулатура җый – балаларга ярдәм ит!” экологик акциясе старт алды. Анда һәркем катнаша ала. Икечел чимал эшкәртүдән җыелган барлык акчалар аз керемле гаиләләрдә үсүче һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга түгәрәкләр һәм секцияләр ачу өчен тотылачак.
Акчалар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Алабуганың махсус белем бирү учреждениеләре нигезендә укучы балаларга ярдәмгә җибәреләчәк. Моннан кала, һәр тапшырылган киллограммнан 7-шәр сум активистлар Чукраклар җәмгыятенә җибәрәчәкләр. Макулатура 100 килограммнан артык булса, аны бушлай чгарачаклар. Акциягә кушылу өчен info@ikkom.ru почтасына яисә +7 (917) 273-14-44 телефоны аша гариза калдырырга кирәк. зур күләмдә макулатураы оештыручылар үзләре чыгарырга әзер, ә макулатурасының күләме аз булганнарга алар якында урнашкан кабул итү пунктларының адресларын әйтәчәкләр.
“Макулатура җый – балаларга ярәм ит!” акциясе Бөтенроссия Халык фронтының Татарстан Республикасы бүлекчәсе инициативасы буенча старт алды һәм 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.