В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Парк территориясендә чүп-чарны мәдәни утильләштерү өчен барлык шартлар да бар – барлыгы 86 чүп савыты куелган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казанның Җиңү паркындагы мемориаль комплекс территориясендә урнашкан хәрби техника үрнәкләре эчендә калдырылган чүп-чарны җыештырдылар. Җыештыру эшләреннән соң ук танклардагы люклар (биредә чүп-чарлар табылган иде) эретеп ябыштырылды. Шәһәрлеләрнең чүп-чарны танкларга ташлавына карата юлланган халык мөрәҗәгатьләренә Парклар һәм скверлар дирекциясендә шулай җавап бирделәр.
Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Җиңү паркына килүче бер шәһәрленең видеосы пәйда булды, анда паркның мемориаль зонасында урнашкан хәрби техника үрнәкләре арасындагы танклар эчендә күп чүп-чар булуы күренә –намуссыз гражданнар сугышның истәлекле символларын чүп савыты урынына куллана башлаган. «Җиңү паркы – мемориаль зона, Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекләрне хөрмәтләргә кирәк. Хәрби техника үрнәкләренә менәргә ярамый – әлеге кагыйдәләр мәгълүмати такталарда да язылган. Бигрәк тә биредә чүп-чар калдыру бернинди кысаларга да сыймый, - дип шәрехләде бу хәлне Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров. - Парк территориясендә инде җыештыру эшләре башкарылды, бөтен чүп-чарны чистарттылар. Казанлылардан һәм шәһәр кунакларыннан намуслы булуларын сорыйбыз! Ни дисәң дә, чиста, каралган паркта йөрү күпкә күңеллерәк бит».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, парк территориясендә чүп-чарны мәдәни утильләштерү өчен барлык шартлар да бар – барлыгы 86 чүп савыты куелган.
Хәрби техника үрнәкләрендәге барлык люклар да эретеп ябыштырылды һәм буялды. Шәһәрлеләрне Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә багышланган паркка хөрмәт күрсәтергә һәм аның территориясендә чисталык һәм тәртип сакларга өндиләр.