В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авиатөзелеш районының төп чыршысын ачу тантанасында шәһәрлеләрне театральләштерелгән тамаша, конкурслар һәм мастер-класслар көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). 25 декабрьдә Казанның "Крылья Советов" паркында Авиатөзелеш районының үзәк чыршысы ачылачак.
17.00 сәгатьтә башланачак чара программасында Кыш бабай, Чыршы, Бичуралар, Фунтик һәм башка персонажлар катнашында "Яңа ел маҗаралары" дигән әкияти театральләштерелгән тамаша каралган. Тамашачылар белән бергә алар яңа елны каршы алу юлында каршылыкларны да җиңәчәкләр. Элеккеге традиция буенча игелек явызлык җиңәчәк.
Бәйрәмнең иң яшь катнашучыларын конкурс уен программасында, спорт ярышларында катнашырга, пони һәм электромобильләрдә шуарга чакыралар. Чара музыкаль-дискотека программасы, сәламәтләндерү биюләре буенча мастер-класс белән тәмамланачак.
Кич буе мәйданда бәйрәм сәүдәсе барачак, дип хәбәр иттеләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәтендә.