Программада – Коръән уку, мастер-класслар, сәхнәләштерүләр һәм спорт активлыгы
Якшәмбе, 30 мартта, Казанда Ураза гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә чаралары узачак. Шәһәр мәчетләрендә халыкны бәйшеләр, викториналар, спорт ярышлары, милли уеннар, тәмле ризыклар, шулай ук мәдәни программа көтә.
Быел «Рамазан Фест» шәһәр гаилә фестивале өч мәйданчыкта узачак. Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясаячак төп сәхнә Г.Камал исемендәге иске театр мәйданында урнашачак. Ә Кабан күле яры буенда «Хәләл операсы» җәеләчәк: килүчеләр милли кием-салым, бизәнү әйберләре, сувенирлар һәм тәм-томнар сатып ала, шулай ук җирле осталарның эше белән таныша һәм уникаль бүләкләр таба алачак.
Каюм Насыйри урамында кызыклы программа һәм сәхнәләштерүләр белән балалар сәхнәсе эшләячәк. Яшь шәһәр халкы өчен бушлай мастер-класслар узачак. Кунакларны аниматорлар һәм ходулистлар сөендерәчәк. Чара дәвамында балаларга таякта 3 мең конфет өләшергә планлаштыралар.
Мәйданчыкта «Әкияттә кунакта» зонасы урнашачак. Чара партнерлары, шул исәптән балалар үзәкләре, «Нәфис Косметикс», «Мәрҗани», «Алтан», «Шаян ТВ» һәм башкалар, балалар әкиятләре белән интерактив зоналар һәм кечкенә кунаклар өчен мавыктыргыч уеннар белән таныштырачаклар.
«Рамазан Фест» фестивале 13:00 сәгатьтә башлана.
«Әхмәдзәки» мәчетендә дә бәйрәм чаралары узачак. Программада – саф һавада уеннар, мастер-класслар, викторина, аттракционнар. Моннан тыш, кунаклар сый-нигъмәтләрне авыз итеп карый һәм уникаль ярминкәдә була алачак. Вакыйга 13:00 сәгатьтә башлана.
«Гаилә»ммәчетендә гаилә бәйрәме 11:00 сәгатьтә башлана. Кунаклар өчен мастер-класслар, аттракционнар, викториналар, сыйлау һәм башкалар әзерләячәкләр.
Бәйрәмдә Апанай мәчетендә дә катнашырга була. Чара 12:00 сәгатькә планлаштырылган.
«Иман нуры» мәчетендә дәресләргә актив йөрүче балалар өчен «Коръән бәйрәме» программасы . Чарада һәр бала Коръән сүрәсен укырга һәм шуның өчен бүләк алырга мөмкин. Чарада якынча 70 бала катнашыр дип көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.