Һәр программа үз эченә яңа ел тематикалы популяр әсәрләре керә: классикадан алып эстрадага кадәр, колядкалардан алып джазга кадәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). 3, 4 һәм 5 гыйнвар көннәрендә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында IV Раштуа фестивале концертлары узачак. Һәр программа – "Бал-маскарад", "Рождество при свечах", "Рождественский хит-коктейль" - яңа ел тематикасына караган популяр әсәрләрне үз эченә ала: классикадан алып эстрадага кадәр, колядкалардан алып джазга кадәр.
3 гыйнварда "Бал-маскарад" программасы белән Анастасия һәм Лидия Илюшкиналар җитәкчелегендәге "Ренессанс" Казан камера оркестры чыгыш ясаячак. Коллектив составында 16 кыз, профессиональ музыкантлар бар. Һәр чыгышы белән оркестр тамашачыларны шаккаттырырга омтыла, ул программаны хореография элементлары белән бизи. Верди, Пуччини, Моцарт вокал музыкасы, шулай ук Ф.Синатра һәм А.Бочелли репертуарыннан хитлар яңгыраячак. Солистлар: Әмир Хәиров (вокал), Ригина Вәлиева (вокал), Мила Семендуева (виолончель), Надежда Игнатьева (вокал), Татьяна Бренинг (фортепиано).
4 гыйнварда фестиваль кысаларында яшь талантлы музыкантларның биш квартеты – классик кыл составыннан вокаль ансамбльләргә кадәр чыгыш ясаячак. "Рождество при свечах" концерт программасында - А.Вивальди, И.С.Бах, Ф.Шуберт, раштуа хорал һәм колядкалар әсәрләре, шулай ук М Джексон, "Нирвана", "Металлика" һәм ACDC төркемнәренең көтелмәгән интерпретациясе. Һәр квартет соло чыгыш ясаячак, шулай ук төрле кушылмаларда чыгыш ясавы көтелә.
5 гыйнварда Болактагы Яшьләр театры оркестры чыгышы Раштуа фестиваленең кичке тамашалары блогын төгәлләячәк (сәнгать җитәкчесе һәм дирижер – Дмитрий Чирков). "Рождественский хит-коктейль" программасында тамашачыларны классик (Вивальди, Брамс) һәм хәзерге заман (Уэббер, Пьяццолл) музыкасыннан гадәти булмаган микс, Татарстанның яшь композиторларының кайбер әсәрләре, "Один дома" һәм "Пираты" кинофильмнарыннан музыка, ABBA төркеменең Happy New Year җырлары һәм башка бик күп нәрсәләр көтә.
Концертлар 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ матбугат хезмәтендә.