В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алынган мәгълүмат профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга үз эшләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Татарстан Республикасының ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге «Халыкның газ җиһазларын дөрес эксплуатацияләү буенча белем дәрәҗәсен билгеләү» дигән темага сораштыру үткәрә.
Казанлылар, сылтама буенча күчеп, тикшеренүдә катнаша ала, яки сайттагы сорауларга «Сораштырулар» вкладкасында җавап бирә ала. Алынган мәгълүмат профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга үз эшләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казанда 995 янгын чыккан, шуларның 646-сы – ут белән саксыз эш итү аркасында. 135 очракта электр җиһазларын һәм электр көнкүреш приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, 55 очракта – мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәп булды. Газ, электр һәм мич җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләренең киңәшләре KZN.RU порталында басылып чыкты.