Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2018, 11:06

Казанлыларны тапкырлык күрсәтергә һәм балаларга ярдәм итәргә чакыралар

Татарстан башкаласында интеллектуаль хәйрия викторинасы үтәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). 24 апрельдә Казанда балалары Балалар республика клиник хастаханәсендә озак вакыт дәваланган гаиләләргә булышлык итүгә юнәлдерелгән Quiz интеллектуаль викторинасы үтә.

Quiz – командалар ярышы, аның катнашучылары үзләренең интеллект һәм тапкырлыкларын күрсәтәләр. Командада 8кешегә кадәр булырга мөмкин. Викторина 4 блоктан тора: разминка, график, тематик һәм музыкаль. Һәр блок уникаль һәм 10 сораудан тора.

Уенда “Роналд Макдоналд йорты” дуслары: хәйриячеләр, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, дәүләт структуралары вәкилләре, волонтерлар һәм “ReQuizit” традицион уеннарын яратучылар һәм барлык теләүчеләр. Катнашу өчен гаризаларны индивидуаль уенчылар һәм формалашкан командалар бирә ала.

Уенчылар өчен четерекле сорауларны әзерләүдә Балалар республика клиник хастаханәсендә озак вакыт дәваланучы балалар катнаша. Шулай ук чара вакытында хәйрия аукционы үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара кунакларын сәламләү фуршеты, яктылык тамашасы һәм башка чаралар көтә, ә җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк. Билетлар алу һәм хәйрия иганәсе кертү сораулары буенча “Роналд Макдоналд йортына” яисә 8 (843) 237-36-23 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чарада җыелган барлык акчалар “Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсе эшчәнлегенә юнәлдереләчәк.

Барлык яңалыклар