В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кырыгынчы елларда Татарстан илнең тыл терәге булды
Казанлылар «Тарих – йөзләрдә: Татарстан Республикасының сугыш чоры балалары. Аерым буын» Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан игълан ителгән патриотик медиапроектның катнашучылары була ала. Оештыручылар тугыз яшьтән өлкәнрәк балаларны, аларның әти-әниләрен, өлкән буын һәм яшьләрне шәхси архивларын тикшерергә һәм сугышны кичергән һәм илне торгызырга ярдәм иткән туганнарының тарихлары белән уртаклашырга чакыра.
Катнашу өчен гаилә мирасын (фотосурәтләр, хатлар, сугыш еллары документлары) өйрәнергә, туганнарыңның батырлыклары яки хезмәт көннәре турында язарга һәм 2025 елның 30 апреленә кадәр «Вконтакте» битендә #ДетиВойны80 хештегы белән пост чыгарырга кирәк.
Проект балачагы моңарчы күрелмәгән сынаулар шартларында узган ватандашларыбызга хөрмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында илнең тыл терәге булды: биредә 70 эвакуацияләнгән завод һәм 226 мең кеше, шул исәптән 15 мең ятим бала урнаштырылган.
Барлык эшләр онлайн күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. Ул 2025 елның 9 маенда проектның цифрлы платформасында һәм социаль челтәрләрдә ачылачак. Өстәмә мәгълүматны телеграм каналдан яисә электрон почта адресыннан (info@tn-nasledie.ru) алырга мөмкин.
Проектны президент грантлары фонды ярдәмендә «ТН-Наследие» АКбО оештыра.