«Сәламәтлек зонасында» шәһәр халкы үзләренең артериаль кан басымын, пульсын, мускулларын, тән массасын, кандагы шикәр микъдарын үлчи, авыз куышлыгы гигиенасы турында профилактик лекция тыңлый алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). 25-нче майда Казанның Горький паркында «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе узачак.
Акция парктагы яшел яланда узачак массакүләм зарядкадан башлана. Чарада Казан дәүләт медицина университеты студентлары, укытучылары, хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр катнашачак. Татарстан Республикасының «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәте активистлары спорт дәресен үткәрәчәк.
Шулай ук чара дәвамында Горький паркының спорт мәйданчыкларында казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен Казан дәүләт медицина университетының физик тәрбия кафедрасы тарафыннан оештырылган спорт ярышлары узачак.
«Сәламәтлек зонасында» шәһәр халкы үзләренең артериаль кан басымын, пульсын, мускулларын, тән массасын, кандагы шикәр микъдарын үлчи, авыз куышлыгы гигиенасы турында профилактик лекция тыңлый алачак. Акциянең һәр катнашучысы махсус материал белән тәэмин ителәчәк, анда профилактик тикшеренүләр барышында алынган барлык мәгълүматларны кертергә мөмкин булачак. «Сәламәтлек зонасы»н «Татарстан Республикасы табиблары - волонтерлар» хәрәкәте белән хезмәттәшлектә «Мәгълүмати гигиена» фәнни-белем бирү проекты оештыра.
Моннан тыш, «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белгечләре ВИЧ/СПИДка экспресс-тест үткәрәчәкләр.
«Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясенә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кушылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.