В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – шәхси һәм профессиональ үсешкә юнәлеш тоткан сессияләр, воркшоплар, мастер-класслар һәм кейслар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 26-27-нче октябрьдә Казанда YouLead яшь лидерларының Бөтенроссия форумының икенче этабы узачак. Программада – шәхси һәм профессиональ үсешкә юнәлеш тоткан сессияләр, воркшоплар, мастер-класслар һәм кейслар.
Форумда яшь егетләрне югары максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтәчәкләр, лидерлык сыйфатлары белән таныштырачаклар. Моның өчен форумда катнашуга Шәхси нәтиҗәлелек һәм үзара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге экспертларны җәлеп итәчәкләр, яшьләрнең профессиональ, иҗади үсеше өчен шартлар тудырырга ярдәм итәчәкләр.
Форумда катнашу өчен, 22-нче октябрьгә кадәр рәсми төркемдә теркәлү узарга кирәк. Шул ук төркемдә форум кысаларында чыгышлары планлаштырылган спикерлар һәм чаралар турында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин.