Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.01.2026, 09:36

Казанлыларны татар телендә шигъри ярышта катнашырга чакыралар

Гаризалар 22 гыйнварга кадәр кабул ителә

29 гыйнварда Казанның Татар китабы йортында татар телендә шигъри слэм була. Чара татар шагыйрьләре Хәсән Туфан һәм Һади Такташның 125 еллыгына багышланган.

Татар телендәге слэм шагыйрьләр арасында ярышу форматында узачак. Һәр катнашучы үз әсәрен өч минут эчендә укыячак, шагыйрьнең чыгышын биш баллы система буенча залдан очраклы рәвештә сайланган тамашачылар бәяләячәк. Финалга текстлар һәм чыгышлар сыйфаты өчен иң күп балл җыйган авторлар чыгачак. Финалда иң күп балл җыйган шагыйрь җиңәчәк.

Татар китабы йортында татар телендә шигъри слэмнар узган елдан бирле үткәрелә. Беренче бәйгедә яшь шагыйрь Айзат Вахитов җиңде, икенчесендә балалар китаплары һәм шигырьләр җыентыгы авторы Миләүшә Гафурова җиңү яулады, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте

Катнашуга гаризалар 22 гыйнварга кадәр форма буенча кабул ителә. Барлык теләүчеләрне Островский урамындагы 15 йорт адресы буенча көтәчәкләр.

Башлана 18:00 дә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 24 гыйнварда Казанның яшүсмерләр клубларында Ачык ишекләр көне узачак. Чара кысаларында балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен гамәли һәм техник иҗат буенча мобиль мастер-класслар, спорт активлыклары, шулай ук концерт программалары оештырылачак.
Барлык яңалыклар