Анкета нәтиҗәләре татарстанлыларның тормышы һәм ялы өчен уңайлы мохит булдыру өчен мөһим.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Казанлыларны Татарстан территориясендә табигатьтә ял оештыру турындагы сораштыруда катнашырга чакыралар. Анкета нәтиҗәләре татарстанлыларның тормышы һәм ялы өчен максималь уңайлы мохит булдыру өчен файдаланылачак, дип билгеләп үтә Казан Мэриясе каршындагы иҗат төркеме.
Республика халкына аларның нинди ял төренә өстенлек бирүләре, табигатьтә кайсы төбәкләрдә ял итүләре һәм нинди өстәмә мөмкинлекләр һәм сервислар җитмәве турында сөйләү тәкъдим ителә.
Сораштыру үз эченә 15 сорау керткән. Анда сылтама буенча катнашырга мөмкин.