Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2025, 11:09

Казанлыларны «Ел иреклесе» шәһәр премиясендә катнашырга чакыралар

Гаризалар 16 ноябрьгә кадәр кабул ителә

Татарстан Республикасы башкаласында «Ел иреклесе» шәһәр премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны 16 ноябрьгә кадәр юлларга мөмкин.

Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге актив шәһәр яшьләре, шулай ук шәһәр җирлегендә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яше 55тән арткан «Көмеш волонтерлар» катнаша ала. Бәйгегә Казанның ирекле берләшмәләре дә чакырыла.

Шәһәр премиясе «Ел иреклесе – 2025», «Мәдәният өлкәсендә ел иреклесе», «Инклюзия өлкәсендә ел иреклесе», шулай ук «Игелекле команда», «Югары уку йортында иң яхшы ирекле отряд» кебек аерым һәм күмәк номинацияләр буенча биреләчәк. Номинацияләрнең тулы исемлеге һәм премия бирелү тәртибе белән әлеге Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Конкурста җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнар, истәлекле бүләкләр әзерләнә. «Ел иреклесе – 2025» номинациясендә җиңүчегә мактаулы исем биреләчәк һәм «Казан волонтеры» күкрәк билгесе тапшырылачак.

Гаризаны «Ел иреклесе – 2025» тамгасы белән kazankddm@yandex.ru электрон почтасына юлларга була.

«Ел иреклесе» премиясе социаль, мәдәни, гражданлык-патриотик иреклелек һәм ирекле эшчәнлекне оештыру өлкәләрендә иң яхшы тәҗрибәләрне, казанышларны бүләкләү максатыннан үткәрелә.

Барлык яңалыклар