В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына – профессионалларга һәм һәвәскәрләргә чаңгыда, сноубордта шуу өчен ике трасса әзерләнә
Марат Мөгыйнов фотосы
Якшәмбе, 8 февраль көнне, Татарстан Республикасы башкаласында тау чаңгысы спорты буенча «Текә тау. Кирмән» фестивале үткәрелә. Сноубордта шуучылар һәм чаңгычылар махсус әзерләнгән трассадан – Казан Кирмәне диварларыннан Меңьеллык мәйданындагы җәяүлеләр юлына кадәр шуып төшә алачак.
Профессиональ спортчылар өчен трамплинлы юллар, һәвәскәрләр өчен аерым трасса ясалачак. Фестиваль кысаларында махсус костюмнардан булган чыгышлар һәм таудан күпләп шуып төшү күренешләре тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк. Үзең белән шәхесне раслый торган документ булуы мөһим. Фестивальдә бары тик балигъ яшьтәге шәһәр халкы гына катнаша ала.
Чара «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны кысаларында уздырыла.