В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Активистлар сулыкның төбен һәм яр буе өлешен чистартачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). 20-нче июльдә Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесной күлендә экологик акция үткәрелә. Активистлар сулыкның төбен һәм яр буе өлешен чистартачак.
Акция 10.00 сәгатьтә башлана, күлне чистартуга теләге булган һәркем кушыла ала. Оештыручылар катнашучыларны җыештыру өчен кирәк булган барлык инвентарь белән тәэмин итәчәк. Катнашучылар Лесной күленең пляж территориясендә җыелачак, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте.