В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5 яшьтән олырак балалар 200 м һәм 300 м дистанцияләрне уза алачаклар, өлкәннәр 2 км йөгерәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 27-нче апрельдә Четаев урамында КНИТУ-КАИ кампусы территориясендә өченче хәйрия йөгереше узачак. Спорт бәйрәмендә университет студентлары һәм хезмәткәрләре генә түгел, аларның гаилә әгъзалары һәм теләге булган барлык казанлылар да катнаша ала.
Чара программасында - 200 метрга (5 яшьтән 7 яшькә кадәр), 300 метрга (8 яшьтән 14 яшькә кадәр) һәм югары уку йорты территориясендә 2 чакрымга массакүләм йөгерү каралган. Барлык катнашучылар да истәлекле медаль алачак.
Ярышта катнашу өчен теркәлү кирәк.
Узыш кысаларында теләгән һәркем Ту-144 базасында интерактив техника музее ачылуга китәчәк акчалар кертә алачак, дип хәбәр итә КНИТУ-КАИ матбугат хезмәте.