В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Язгы игелек атнасы» 25-нче апрельдә ел саен үткәрелә торган «Игелек маршы» белән тәмамланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). 15-нче апрельдән Казанда «Язгы игелек атнасы» акциясе башлана. Барлык теләге булган шәһәрлеләрне чарада катнашырга чакыралар.
Шулай итеп, акциядә катнашучыларны Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу, донор акциясендә, авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен иҗади һ.б. чараларда катнашу көтә. Моннан тыш, волонтерлар шәһәр паркларын һәм скверларын яшелләндерәчәк һәм өмәләрдә чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыю чарасында катнашачак.
«Язгы игелек атнасы» 25-нче апрельдә ел саен үткәрелә торган «Игелек маршы» белән тәмамланачак, анда шәһәрнең яшьләр оешмалары активистлары катнашачак.
Волонтер буларак катнашыр өчен алдан ук +7 (951)892-10-40 телефон номеры буенча язылырга кирәк.