Ул читтән торып 20-нче марттан 30-нчы апрельгә кадәр үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Казанлылар «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына кушыла ала. Ул читтән торып 20-нче марттан 30-нчы апрельгә кадәр үткәрелә.
Конкурсның төп максаты - гаилә шәҗәрәсе традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү. Анда биш яшь төркемнәре буенча теләгән һәркем катнаша ала: 1-4 сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф укучылары, 9-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк шәһәрлеләр. Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
Конкурс 2 этапта – муниципаль этапта (20-нче марттан 15-нче апрельгә кадәр) һәм республика күләмендә (16-нчы апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр) уза. Конкурс материаллары яшь төркемнәре буенча бирелә – иң кечкенәләр өчен иҗат эшләреннән (рәсемнәр, эссе, фотоэшләр һәм башкалар) өлкән төркем өчен тикшеренү эшләренә кадәр.
Конкурста катнашу өчен муниципаль район (яки шәһәр округы) башкарма комитетының архив бүлеге адресына гариза тапшырырга кирәк.
Тулырак мәгълүмат белән конкурс нигезләмәсендә танышырга мөмкин.