Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2019, 13:33

Казанлыларны поляр түгәрәген кисеп чыгарга, төньяк балкышны һәм болан асрау торлакларын күрергә чакыралар

Татарстан Республикасы башкаласында Ямал-Ненец автоном округының туристлык потенциалын һәм "Ямал. Меңләгән болан төбәге" исемле уникаль турны тәкъдир иттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алена Мирошниченко). Поляр түгәрәкне кисеп, болан асрау торлакларын һәм төньякның җирле халыкының тораклары - чумнарны карарга, аутентик болан итен, строганина һәм төньяк җиләген татып карарга, шулай ук төньяк балкышын күрергә казанлыларны 1 марттан үк чакыралар. Бүген ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында Ямал-Ненец автоном округы вәкилләре төбәк потенциалын һәм "Ямал. Меңләгән болан төбәге" дип аталган уникаль турны тәкъдир иттеләр.

ЯНАО - Россиянең Ерак Төньякның иң зур төбәкләренең берсе. Аның мәйданы Франция яки Испания мәйданыннан якынча 1,5 тапкыр күбрәк, ә халык саны нибары 540 мең кеше тәшкил итә, шуларның 40 меңе – төньякның төп халыклары. Биредә тайганы һәм Арктик тундраны, сазлыклы далаларны һәм Поляр Урал тауларын күрергә була.

"Ямалтур" туристлык продуктын алга җибәрү бүлеге башлыгы Ксения Лукьянова билгеләп үткәнчә, төбәк - Россиядә төп халык традицион яшәү рәвеше алып барган һәм боланчылык белән шөгыльләнә ала торган бик аз төбәкләрнең берсе. "Бу этник тармак, - дип ассызыклады кунак. – Ямалда боланнарның баш саны - дөньяда иң зур һәм ул 780 мең баштан артык тәшкил итә. Ягъни факт буенча бездә боланнар яшәүчеләр белән чагыштырганда күбрәк", - дип шаяртты ул.

"Ямалда торлакларда булу, гореф-гадәтләр, мәдәният, боланнарның көнкүреше белән этнографик туризмны үстерү мөмкинлеге бар. Этнографик туризмнан вакыйгаи туризм килеп чыга. Шулай итеп, иң якты һәм матур бәйрәм – февраль азагыннан апрель уртасына кадәр бөтен округ территориясендә үткәрелә торган Боланчылар көне. Безнең округта поляр Урал булу сәбәпле, бу безгә актив туризмны үстерергә мөмкинлек бирә. Кышын - чаңгы һәм сноуборд, җәй көне - елгада көймәләрдә йөзү һәм тауга менү. Сулыклар күп санда суда йөзүче кошларга аучыларны җәлеп итә", - дип билгеләп үтте К.Лукьянова һәм төбәкнең тагын бер визит карточкасы Төньяк Балкышы, шулай ук туристларның игътибарын актив җәлеп итә торган булуын өстәде.

ЯНАО административ үзәге - Салехарда, шулай ук Урал буе районында туристлар Төньяк төбәкнең барлык гүзәллекләрен дүрт көн дәвамында бәяли ала. Биредә кунаклар поляр түгәрәген кисеп үтә, танылган мамонт баласы Любаны һәм башка борынгы хайваннарның сөякләрен күрә, Обдор төрмәсендә була, рестораннарда, боланнарның аутентик торлакларында милли ашларны татып карый, шулай ук төньяк төбәкнең традицион халыклары көнкүреше белән таныша, ә бәхет елмайса, чын төньяк балкышын күрә алачаклар.

Казан белән ЯНАО арасында туристлык агымы артуга, аерым алганда, Салехард белән шәһәр арасында 18 гыйнвардан эшли башлаган турыдан-туры авиарейслар булу да ярдәм итәчәк.

"Бездә транспорт, логистика яхшы, безнең уртак якларыбыз бар, чөнки Татарстан Республикасы һәм Ямал-Ненец автоном округы халыклары милли мәдәниятне саклауга һәм башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар өчен аны трансляцияләүгә зур игътибар бирәләр", - дип йомгак ясады очрашуны Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Анастасия Софьина. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Салехардта шулай ук Татарстан башкаласына сәяхәт итү белән кызыксыналар, бүгенге кунаклар моңа ышана.

Барлык яңалыклар