14-нче июньдә Беренче май мәйданында кан алу һәм әзерләү мобиль комплексы эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). 14-нче июньдә Казанда Бөтендөнья кан доноры көнен билгеләп үтәчәкләр. Беренче май мәйданында, шәһәр Кремле диварлары янында кан алу һәм әзерләү мобиль комплексы эшләячәк.
Оештыручылар – «Игелекле Казан» проекты белән берлектә Республика кан үзәге һәм DonorSearch.org проекты ярдәмендә - акциядә катнашучыларның барысын да оештыручылардан күңелле бүләкләр көтә, дип билгеләп үтәләр. Алар 18 яшьтән өлкәнрәк, 50 килограммнан да ким булмаган авырлыктагы һәм тыелган күрсәтмәләре булмаган теләсә кайсы кеше донор була ала, дип искәртә. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк. Акция 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.