В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунаклар өчен иң яхшы пешекчеләр төрле халыклар рецептлары буенча пылау һәм шашлык әзерләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). 24 мартта “Казан” ат спорты комплексында Нәүрүз бәйрәме – төрки һәм иран халыклары яңа елы уңаеннан бәйрәм үтәчәк. Әзербәйҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таҗик, төрекмән, үзбәк, төрек халыклары һәм Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблесы вәкилләре милли ашлар һәм иҗади номерлар тәкъдим итәчәкләр.
Кунаклар өчен төрле тематик мәйданчыклар оештырылачак. Теләүчеләр үзләренең сәләтләрен “Ачык микрофон” махсус мәйданчыгында күрсәтә, ә балалар аниматорлар белән милли уеннарда катнаша алачаклар.
Моннан кала, төп сәхнәдә һәм Татарстанның Халыклар ассамблеясының милли берләшмәләре коллективлары һәм артистлары, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары катнашы белән концерт узачак.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, рәсми ачу тантанасы – 12.00 сәгатьтә, дип хәбәр итә Татарстан Халыклары дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.